Балтач районында автобусларның техник торышы тикшерелә

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан көн саен автобусларның техник торышы, пассажирлар ташу өчен кирәкле документларның булуы, шулай ук машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре тикшерелә.

Машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәүгә аерым игътибар бирелә. Моны автоинспекторлар төшерә торган тахографлар ярдәмендә контрольдә тота. Автобус йөртүчеләр юл куя торган төп бозулар: пассажирлар ташу кагыйдәләрен бозу – еш кына табыш артыннан куганда, машина йөртүчеләр транспорт чарасының техник характеристикаларында каралганнан күбрәк пассажирлар йөртә, еш кына пассажирлар аягүрә басып йөри, бу катгый тыела; техник җитешсезлекләр – поворотникларның дөрес эшләмәве, арткы пыялада тизлекне чикләү билгеләре булмау һ. б. лар.

Мәгълүматлар һәм фото социаль челтәрләрдәге битләрдән