Чыгарылыш сыйныф укучыларына — планшетлар

Башкортстан Республикасының мәгариф һәи фән министрлыгы “Бердәм Русия” сәяси партиясе белән берлектә оештырылган хәйрия акциясе кысыларында “Өйдә укырга ярдәм ит” дип исемләнгән программа тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында дистанцион укуда кыенлыклар килеп туган чыгарылыш сыйныф укучыларына планшетлар таратыла.

Бүген Балтач районында шатлыклы вакыйга, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләрдә тәрбияләнгән укучыларга планшетлар тапшыру тантанасы үтте. Сәйтәк урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Илгиз Марат улы Исламгулов һәм Миләүшә Рәфит кызы Бадртдинова дәүләт тарафыннан дистанцион уку өчен кирәкле җайланмаларга ия булдылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова чыгыш ясады әлеге чарада.

—Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында җаваплы бурыч тора. Шушы катлаулы чорда бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзегез теләгән уку йортларына керүегезне телим, киләчәктә районыбызның лаеклы гражданнары булуыгызга ышаныч белдерәм, —

диде Илгиз Әхвәс улы.

Дистанцион уку бигрәк тә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән укучыларга кыенлыклар тудыра, чөнки гаиләдә укучы балалар саны берничә, ә электрон җайланмалар саны күпкә кимрәк булырга мөмкин. Нәкъ “Өйдә укырга ярдәм ит” проекты әлеге очракта ярдәмгә килә. Районыбызның калган аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче чыгарылыш сыйныф укучылары да дәүләт ярдәме алыр, дип ышанабыз.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.