Дуван районында 400 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзеләчәк

Дуван районының Күл авылындпгы «Рассвет» җәмгыятен һәм Сикияз авылының «Победа» производство кооперативы — ике авыл хуҗалыгы предприятиесен кушу процессы бара, нәтиҗәдә бер зур хуҗалык - «Рассвет» җәмгыяте төзеләчәк.

Дуван районы территориясендә инвесторлар – “Простор " компанияләр төркеме-яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге белән үзара бәйләнгән өч проектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар.

Чәчү мәйданнарын арттыру, авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар сатып алу планлаштырыла. Шулай ук инвестор сөт җитештерүне модернизацияләргә җыена. 400 башка исәпләнгән каркаслы тент ферма төзү, автоматлаштырылган савым системасы һәм савым сыерларын арттыру мөмкинлеге бар. Һәм инвесторның иң төп идеясе – автоматлаштырылган катнаш азык заводы төзү.

2020-2023 елларга инвестицияләрнең гомуми күләме 407 млн. сум тәшкил итә.

"Проект Яхшы мультипликатив эффектка ия булачак, чөнки яңа производстволар җирле фермерлар белән хезмәттәшлекне күздә тота», – дип шәрехләде БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

"Шунысы куанычлы, инвесторлар Башкортстанның төньяк-көнчыгышына килә башлады. Бу зона икътисадының төрле тармакларын үстерү өчен яхшы стимул», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Проектка ярдәм итү чаралары буларак, яңа производстволарга авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар.

«Рассвет»та авыл хуҗалыгы техникасы актив яңартыла, мәсәлән, 2019 елда ике берәмлек К-739 тракторы һәм шул кадәр үк КПК-850 МБ FEAT чәчү комплекслары сатып алынган. Моннан тыш, хуҗалыкта орлыклык материалны яңарталар, ашлама сатып алалар.

Чыганак: "Башинформ"