Радий Хәбиров республика мәгариф системасының киләчәге турында сөйләде

29 Апрель, 2020 - 18:00

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика мәгариф системасының дистанцион укытуга күчүенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Бу хакта ул «Коронавирустан соң дөнья: Евразиянең йөрәгеннән караш» беренче халыкара онлайн-форумы кысаларында сөйләде.

– Без дистанцион рәвештә эшләргә өйрәндек. Башкортстанда 380 меңнән артык бала онлайн-режимда укый инде. Бүген без мондый форматтагы белем бирү мөмкинлекләрен арттырабыз, балаларны, укытучыларны нәрсә борчыганын беләчәкбез. Бу бик файдалы тәҗрибә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Хәзер безнең провайдерлар өчен бик яхшы вакыт. Без бергә торак пунктларда Интернетка тоташтыру мөмкинлекләрен тормышка ашырабыз, мәктәпләрнең матди-техник базасын көчәйтәбез.

Төбәк җитәкчесе дистанцион форматка республиканың өстәмә белем бирү өлкәсендә ихтыяҗ булачак, дип өстәде.

- Сентябрь аенда безнең балалар мәктәпкә барыр дип өметләнәбез. Әмма без онлайн-укытуны өстәмә белем бирү өлкәсендә үстерәчәгебезне төгәл аңлыйбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Республикада мәдәният йортлары, мәктәпләр, училищелар булмаган авыл торак пунктлары бик күп. Минемчә, мондый формат бик нәтиҗәле булачак һәм балаларыбызның һәрьяклап үсеше өчен яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.

Чыганак.