Авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк

Коронавирус таралу нәтиҗәсендә эшсез калганнар авыл хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итә ала.

Башкортстан аграрийлары коронавирус таралу һәм дөнья икътисадында хәлләр катлаулану шартларында авыл хуҗалыгы эшләренә вахтачыларны һәм эшсезләрне җәлеп итә башлады. Язгы кыр эшләре вакытында әлеге тармак кадрларга аеруча зур кытлык кичерә. Бүген анда 1,5 мең эшче җитми. Шул исәптән, механизаторлар - 477 кеше, машина йөртүчеләр - 215, игенчеләр - 101, терлекчеләр - 184, сыер савучылар - 214, комбайнчылар - 186, башкалар 96 кеше таләп ителә. Кыр эшләренә Башкортстан аграр университетының "Колос" студентлар отрядлары да җәлеп ителгән. Быел 800гә якын өлкән курслар студентын бу эшкә җәлеп итү планлаштырыла. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Илдә һәм республикада к-вирус таралу бу өлкә эшен туктатырга тиеш түгел. Моның турында республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та билгеләде.

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avil-hu-aligina-belgechl-r-kir-k-221954/

Фото: podvorie.agrobiz.net