2020 елның узган чорында Балтач районында терлекчелек фермасында бер янгын очрагы теркәлде

2020 елның агымдагы чорында Башкортстан Республикасы территориясендә фермер хуҗалыклары биналарында 3 янгын очрагы теркәлде, узган ел белән чагыштырганда 50 процентка үсеш күзәтелде. Янгыннарда 10 баш вак һәм эре мөгезле терлек һәлак булды. Балтач районы территориясендә терлекчелек фермасында 1 янгын очрагы теркәлде.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Балтач районындагы янгында күрелгән матди зыян 2 млн. сумга якын тәшкил итте.

Узган елларга анализ күрсәтүенчә, авыл хуҗалыгы объектларыннан янгыннарда нәкъ менә терлекчелек биналары аеруча зыян күрә. Хәтта янгынның башлангыч стадиясендә бераз төтенләнү төтенгә бик сизгер хайваннар үлеменә китерә. Мондый биналарда янгыннарның күбесе җылылык үткәргеч җайланмаларны монтажлаганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, хайваннар асралган урынны электр приборлары кулланып җылытканда, ачык ут белән туңдырылган җылыту системаларын җылытканда килеп чыга. Елның салкын вакытында хуҗалыкларда терлекләрне тукландыруны оештыруны яхшыртырга тырышалар. Бу максаттан ваклагыч һәм парлау җайланмалары һәм су җылыткычларны киң кулланалар. Аларның барысын да, бигрәк тә электр җиһазларының төзек хәлдә булуын тикшерү мөһим. Барлык яктырту һәм электр үткәргечләре электр кабул итү җайланмаларының кулланыла торган егәрлегенә исәпләнергә, дөрес ялганырга һәм ышанычлы җиргә урнаштылырга тиеш. Электр лампаларына килгәндә, янгынны булдырмас өчен, алар саклагыч пыяла плафоннар эченә куелырга, ә бүлү тартмалары капкачлар белән комплектланган булырга тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк, җылылык генераторларына, азык әзерләү агрегатларына һәм башка янгын куркынычы янаган җайланмаларга хезмәт күрсәтү эшен янгын - техник минимумын узган һәм махсус таныклыгы булган кешеләргә генә рөхсәт ителә. Фермаларны җылыту шулай ук мөһим хуҗалык мәсьәләсе. Аны хәл итеп, махсус саклык чараларын үтәргә кирәк: җылыту приборларын вакытында ремонтларга, салкыннар башлану белән биналардан чыгу юлларын салам белән капламаска, эвакуация юлларын бушатырга кирәк. Мич ягып җылытыла торган биналарда мичләр урнаштырганда да, аларны эксплуатацияләгәндә дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Янгыннар ешрак мичләр аркасында, кирпечтә ярыклар барлыкка килү, ягулык һәм җиңел ялкынсынучан сыеклыклар куллану, янган күмерләрнең ягулык яки көл савытыннан коелу нәтиҗәсендә килеп чыга. Мич җылытуын озак һәм куркынычсыз эксплуатацияләү өчен түбәндәге таләпләрне истә тотарга кирәк: мичләр һәм башка җылыту приборларының янгынга каршы бүлекләре (отступка), шулай ук агач идәндә яки башка ягулык материалларыннан тезелгән идәндә 0,5 х 0,7 м. зурлыгындагы металл калай кагылган булырга тиеш. Аеруча еш кына янгыннар мичләрне күзәтүсез калдырганда килеп чыга. Көчле салкыннарда мичләр еш кына озак вакыт ягылалар, шуның нәтиҗәсендә мичнең аерым өлешләре артык кыза. Әгәр бу өлешләр агач диварлар яки мебель белән аралашса, янгын котылгысыз. Шуңа күрә мичне көнгә 2-3 тапкыр, озак вакытка караганда 1-1, 5 сәгать дәвамында ягарга киңәш ителә. Мич янында һәм аларның өслегендә яна торган милекне һәм материалларны сакларга, киемне киптерергә ярамый. Авыл советлары рәисләренә, хуҗалык җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә су белән тәэмин итүне, су башняларын төзекләндерергә, янгын сулыкларын җылытырга, көчле салкыннар башлану белән, янгын техникасының ышанычлы подъездын җиһазлап, тиешле күрсәткечләр куеп, табигый сулыкларда туңдырмый торган җайланмалар урнаштырырга кирәк. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләренә гомуми кулланыштагы юлларны, биналарга, корылмаларга һәм янгынга каршы су чыганакларын кардан чистарту мәсьәләсен контрольдә тотарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта 01, 101, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы,

эчке хезмәт подполковнигы.