Иске Балтачта күпфатирлы йортлар ремонтлана

"Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау"төбәк программасы кысаларында Иске Балтач авылының Комсомол урамындагы күп фатирлы йортның ике подъездында ремонт башланды.

— Эш төрләрен гражданнар җыенында фатир милекчеләре билгеләде, шуннан соң төбәк операторы сметасы төзелде. Ремонт эшләре барышын региональ оператор контрольдә тота, — дип яза район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Фотолар һәм мәгълүматлар район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның социаль челтәрдәге битеннән.