Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты һәм барлык район халкыннан билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәүне сорады.

Короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, республикада 17 яшькә җитмәгән балалар һәм өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү таләпләре катгыйланды. Башкортстан Республикасы Башлыгынып 9 апрелендәге УГ-136 санлы Указы нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә 18.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. 17 яше тулмаган балалар өчен урамда йөрүне тыю — 18.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Кайбер кибетләрне тикшергәндә, сатучыларның битлек киеп йөрүләре, аларны ике сәгать саен алыштырулары, перчаткаларда эшләүләре, сатып алучылардан бер-берсеннән 1,5 метр дистанцияне тотуларын күз уңында тота. Эшли торган барлык сәүдә нокталарында мондый чаралар күрелер дип өметләнәм. Башкортстан Республикасы Башлыгы Хәбиров Радий Указы нигезендә, кичке 18 сәгатьтән иртәнге сәгать 10га кадәр спиртлы эчемлекләр сатылмый. Бу чаралар район территориясенә короновирусны китерүне профилактикалау һәм аның таралуына чик кую өчен күрелә. Тикшерүләр киләчәктә дә, шул исәптән Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан да башкарылачак.

Мин барлык район халкыннан да билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәүне сорыйм.

Шуны истә тотарга кирәк: коронавирус барыбыз өчен дә куркыныч.

Хөрмәтле балтачлылар һәм Балтач районы кунаклары! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Мәгълүматлар һәм фотолар социаль челтәрләрдән алынды.