Балтач студентлары да дистанцион рәвештә белем ала

Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжы  белем бирү программаларын дистанцион рәвештә гамәлгә ашыруны башлап җибәрде.

—Студентлар «Яндекс Диск” мәйданчыгы ярдәмендә белем ала.  Һәр укытучы студентлар белән  биремнәр һәм җаваплар алмашу өчен папкалар булдырылды. Белем бирү программаларын үтәү максаты белән дисциплинаны (модульне) һәр укытучы мөстәкыйль рәвештә укыту рәвешләрен билгели. Алар скайп-конференцияләр, онлайн-курслар, презентацияләр, вебинарлар, электрон почта, социаль челтәрләр аша аралашалар.

Компьютерлары булмаган укучылар смартфоннар, планшетлар аша укый. Интернетлары булмаган укучылар өчен кәгазь кейслар ярдәмендә уку оештырылды, —  дип аңлатып үтте Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжы  директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Ильяс Вәлиев.

Шулай ук уку йортының официаль сайтында  “Дистанцион укыту” дип исемләнгән бүлек булдырылды. Студентлар һәм ата-аналар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап таба ала монда.