Балтачның әйдәүче эшкуары Гөлүсә Әмирҗанова беренчеләрдән булып волонтерлык эшенә кушылды

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында районда яшәгән 65 яшьтән өлкәнрәк 900дән артык ялгыз кешегә азык-төлек һәм медикаментлар алуда волонтерларга ярдәмгә килә. Бу максаттан район буенча 15 җирле авыл волонтерлык штабы булдырылган.

Эшкуарлар арасыннан беренче булып бу эшкә шәхси эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова кушылган. Район Хакимияте башлыгының шәхси эшкуарлыкны үстерү эшләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова сөйли:

—Гөлүсә Әмирҗанова кибетләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең дә, сатып алучыларның да хәвефсезлеген кайгырта. Кибеткә бер кергәндә ике-өч кешедән артык сатып алучыны үткәрми, сатып алучылар һәм касса хезмәткәрләре арасында тиешле ара ераклыгын тота. Ә буш вакытларында тукымадан битлекләр тегеп мохтаҗларга бушлай тарата. Азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары сорап шалтыратучыларга шәхси транспорты белән илтеп бирүне оештыра...

Изге эшкә кушылган эшкуарга афәрин дими, ни дисең инде?! Мондый кешеләр булганда коронавирус та, башка куркыныч та арабызга үтеп керә алмас. Без бердәмлек, изгелек белән көчле халык!

*Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте базасында волонтерлык штабының кайнар линия телефонын 2-19-19 исегезгә төшерәбез. Анда гаризалар кабул итү һәм волонтерлык үзәгенә тапшыру алып барыла, шулай ук волонтерлык үзәгенең 2-25-65, 89378335701 номерларын да истә тотыгыз, анда барлык гаризалар эшкәртелә һәм волонтерларга тапшырыла.

Фото социаль челтәрләрдән.