Башкортстанның барлык мәктәпләре дә 2021 елга кадәр киң полосалы интернетка тоташтырылачак

7 Апрель, 2020 - 15:00

Әлеге вакытта Башкортстанның 93 мәктәбендә интернет юк.

Башкортстан республикасының барлык мәктәпләре 2021 елга кадәр сыйфатлы киң полосалы интернетка тоташтырылачак. Бу хакта регионның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте, дип хәбәр итә "Республика Башкортостан" басмасы.

Әлеге вакытта интернетка төбәкнең 1318 мәктәбеннән 93е тоташтырылмаган. Бу күп кенә мәктәпләрнең үтеп керә алырлык урыннарда булмавы белән бәйле, дип аңлатты министр. Әмма “Санлы икътисад” илкүләм проекты ярдәмендә проблема хәл ителәчәк, һәм 2021 елга кадәр барлык мәктәпләр дә киң полосалы интернетка тоташачак.

"Өстәвенә, бу заманча сыйфатлы интернет булачак, шәһәр мәктәпләре өчен - секундына 100 мегабит, авыл мәктәпләре өчен 50 мегабит. Мәктәпләрне тоташтыру буенча эшне без 2019 елда башладык, хәзер дәвам итәчәкбез һәм 2021 елда тәмамлыйбыз",-диде министр.

https://futurerussia.gov.ru/тендә