Гитлерчыларның көчле утына эләккән батыр була ул, Чишмә авылы ир-егете Бәкер Кәшфиев

Чишмә авылыннан Бәкер абый Кәшфиевның: “Мин танк эчендә калып яндым, чәчләремә хәтле янып бетте, күзсез калып, бик озак госпитальдә яттым”, — дигән сүзләре хәтеремдә калган...

Сугыштан соңгы елларда туганнар арасында кунакка йөрешү кебек бик матур гадәт бар иде. Чишмә авылында туып үскән, атаклы комбайнчы, әнкәйнең туганы Бәкер абый да бездә еш кунак булды.

Өч фронтовик: әткәебез Рәхимҗан Закиров, Тимкәдән Тәүфик абый Мифтахов, Чишмәдән Бәкер абый Кәшфиев сугыштагы  кайбер вакыйгаларны исләренә төшереп алалар иде. Чын фронтовиклар бервакытта да артыгын сөйләп, мактанып утырмыйлар. “Без күргәннәрне, балалар, Ходай сезгә курсәтмәсен”,  — дип, тизрәк күз яшьләрен эчкә йотып, сүзне борып җибәрәләр иде. Ул чакта мин сабый гына булсам да, Бәкер абыйның: “Мин танк эчендә калып яндым, чәчләремә хәтле янып бетте, күзсез калып, бик озак госпитальдә яттым”, — дигән сүзләре хәтеремдә калган.

Күптән түгел Бәкер абыйның улы Барины очраткач, бу вакыйга турында әткәсе сөйләгәннәрне хәтерли микән дип сорадым. Улы безнең Бәкер абыйның чын батыр булуын горурланып сөйләде. Бу сөйләшүдән соң, шунда ук интернет челтәреннән “Подвиг народа” порталын ачып, Бәкер абый турында мәгълүматлар эзли башладым. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм  2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бу турыда тәфсилләп язылган һәм боерык шушы порталда ачык сакланган. Болардан тыш, Барый Бәкер улы миңа А.В. Караваевның 1971 елда басылган “Сердца и броня” дигән китабын бирде. Анда әтисе турында язылган битләр булуын әйтте.  Шуларга нигезләнеп, 1984 елда ул чакта “Җиңү байрагы” дип йөртелгән район гәзитендә Наил Хаҗиевның “Исеме китапка язылган” дигән мәкаләсе  чыга. (№65, 31.05.1984 ел). Мондый каһарман турында кабат язу һич артык булмас.

Бәкер Кәшфиев 1916нчы елның 1 февралендә туа, әти-әни назын күрергә туры килми, 2яшендә дөм ятим кала. Ак әбие Гаделбану аны үзенә алып карап үстерә. Эшкә ярый башлау белән, малай шәһәргә китеп, заводка урнаша. 1937нче елда Кызыл Армия сафларына алына. Яшь солдатны полк мәктәбе механик водительләр әзерләү курсына җибәрәләр. Ул аннан чын танкист булып чыга. 1939нчы елның 5декабрендә сугышчан тревога була, танкларны платформаларга төяп, совет-Фин чигенә полк белән озаталар. Шул көннән башлап, 1940 елның мартына кадәр сузылган Фин сугышында катнашырга туры килә Бәкер абыйга. Бу сугышта Бәкер Кәшфиев расчёты ак финнарның ике батареясен тар-мар итеп, Кызыл гаскәрләргә һөҗүм башларга мөмкинчелек бирә.

Өч ел хәрби бурычын үтәгәннән  соң, Бәкер абый туган авылы Чишмәгә кайта. Аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Минҗамал исемле кызга өйләнеп, матур гаилә корып җибәрә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китәргә ашкынып торса да, бронь белән 1942 елның июленә хәтле авылда калдыралар. Аннан соң сугыш юллары башлана.

Бәкер абый учебкада Т-34 танкын үзләштерә. Монголия  Халык Республикасы “Революцион Монголия “ исемендәге танк колоннасы булдырта. Һәм ул Кызыл Армиягә бүләк ителә. Танк колоннасы 1943 нче елның 12 гыйнварында 112нче танк бригадасына тапшырыла. Бүләкләрне, шул исәптән 237 вагон,  ит, май, киез итек һәм башка шундый әйберләрне, маршал Чойбалсан җитәкчелегендәге Монголия Халык Республикасы делегациясе тапшыра. Беренче танк башнясына “Маршал Чойбалсан, Революционна Монголия” дип язылган булса, икенчесенә “Отцириков МНР” дип язылган була. Бәкер абый экипажына “Монгольский арат” дигән танк эләгә. Танкларны тимер юл платформаларына мендереп, фронтка озаталар. Поезд Чернушка станциясендә озак торырга мәҗбүр була. Шунардан файдаланып, Бәкер абый авылга кайтып якыннарын,  хәрби хезмәткә киткәч туган улы Ситдикны күреп китә. Чак кына хәрби трибуналга эләкми кала.

112нче аерым танк бригадасы Курск дугасында зур батырлыклар күрсәтә. Шул сәбәпле Высокополье станциясенең тимерюл полотносына чыгып, аны шартлату бурычы өлкән лейтенант П. Маслов ротасына йөкләтелә. Приказны үтәгәндә сугышчылар кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтә. Ләкин башкаларга караганда да күбрәк мактау сүзләре командир машинасының механик-водителе старшина Барый Кәшфиевка әйтелә. Алышта аның  башнясына “Монголский арат” дип язылган танкына тигезләнәләр. Высокопольене штурм белән алу — төп бурыч була.

Бу мөһим бурычны үтәү Бәкер Кәшфиевлар батальонына йөкләтелә. Маслов ротасы Высокополье станцияен штурмлаганга кадәр аның юлында торган авылда пушка һәм пулемётлардан ут ачып, фашистларның гарнизонын юк итә. Станциягә бәреп кергәч, сапёрлар тимер юлны шартлата. Немецларга станция стратегик яктан бик әһәмиятле, шунлыктан алар танклар белән һөҗүмне башлый. Маслов танк орудиясе артына үзе утыра. Бәкерләр үзләре генә ике танкны, бер “Тигр”ны юк итә. Икенче һөҗүмгә фашистлар 80 танктан торган армаданы 112нче танк бригадасына каршы җибәрә. Бу алышта безнең 13 танк сафтан чыкса, фашистларның 30 танкы юк ителә. 1943нче елның 10августында барган хәлиткеч бәрелештә  күрсәткән батырлыклары өчен  старшина Кәшфиев  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Курск дугасы сугышыннан соң 112нче аерым танк бригадасы 44нче Кызыл байраклы гвардия бригадасына үзгәтелә.

Кәшфиев хезмәт иткән 44 гвардия танк бригадасы Днепрны кичеп, Киевне, Бердичевны азат итүдә дә катнаша.Бердичев операциясендә күрсәткән батырлыклары өчен гвардия старшинасы Бәкер Кәшфиев 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

44нче танк бригадасы дошманның чолганышта калган Корсунь- Шевченко группировкасын тар-мар итү буенча сугышлар башлый.Тыновка авылы янында танклар гитлерчыларның көчле утына эләгә. Безнекеләр куркып калмый. Котырынып аткан дошман батареясен изеп, алга баруны дәвам итәләр. Көтмәгәндә көчле шартлау яңгырый, старшина аңын югалта, танк гөрләп яна башлый. Чәчләре, бите, күз кабаклары янган Бәкер абыйны кем танктан тартып чыгарып, госпитальгә озаткандыр — анысы  билгесез. Врачлар аның гомерлеккә сукыр калачагын искәртсәләр дә, бераздан күзләре яктылыкны шәйли башлый, ә ярты елдан күрү сәләте яңадан әйләнеп кайта. Уфа госпиталендә дәваланганнан соң, медицина комиссиясеннән кабат үзенең танк бригадасына җибәрүләрен үтенеп сорый, ләкин комиссия аның теләген кире кага. Аны Свердловскийга яшь солдатларны хәрби сугышка  өйрәтү эшенә җибәрәләр. Бөек Жиңүне дә ул шушында каршылый.

1945 елда туган авылына кайта, колхозда эшли башлый. Аскын механизаторлар мәктәбен тәмамлап, 9 ел комбайнчы булып эшли. Алдынгылыкны бирми, тик күзләренә  көч килү сәбәпле, терлекчелек тармагына күчәргә  карар кыла. Лаеклы ялга чыкканчы намус белән эшли, сугышта алган наградалары янына тыныч хезмәттәгеләре өстәлә. Хатыны Минҗамал апа белән 3 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Безнең буын шул ягы белән дә бәхетле дияр идем, без чын батырларны күрдек, алар арасында йөрдек. Ара- тирә шул батырларларның үзләре турында бик саран гына сөйләгән сузләрен ишеттек. Күбрәк сөйләтәсе, күбрәк тыңлыйсы булган ул чын геройларны. Тик ни кызганыч, аларга вакытында дөрес бәяне биреп бетермәде хөкүмәт башлыклары.

Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә 112нче танк бригадасы, соңрак 44нче Кызыл Байраклы гвардия бригадасы составында сугышкан яугирләр Мәскәүдә җыелалар.  Безнең районнан Фәләхиев абый катнаша. Батальон командиры майор П. Орехов аңардан Бәкер абый турында сораша, исән булуына гаҗәпләнә, шатланып, аңа кайнар сәламнәрен тапшыра. Шул очрашудан соң  4200 данәдә чыккан Карабаевның “Сердца и броня” китабының берсе Кәшфиевлар архивын баета. Әлеге мәкаләмдә мин ул китаптан  Бәкер абый турында язылган бары берничә фактка тукталдым. Минем максатым туганыбыз Бәкер абыйның зур батырлыклар эшләп, гади булып калуын күрсәтү һәм кинолардан  карап, китаплардан укып белгән батырларның безнең арада да булуларын искәртү иде.

Марат ЗАКИРОВ.

Иске Уразай авылы.