Балтач районы башлыгы кече сыйныф укучылары ата-аналарына мөрәҗәгать итте

6 Апрель, 2020 - 12:00

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев,     читтән торып  укыячак балаларның ата-аналына мөрәҗәгать белән чыкты.

„Хөрмәтле ата-аналар!   Телевизор һәм компьютерларыгызны кабызып, онлайн-дәресләр  трансляциясенә.тоташырга онытмагыз. Бу бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләренә кагыла. Бүген мәктәп укучыларының яңа чиреге башлана. Башкортстан Республикасы Башлыгы белән ачык дәрес үткәргәннән соң иртәнге сәгать   республика телеканалларында беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр трансляциясе башланды.

Трансляция БСТ, Башкортстан 24, бөтен Уфа, UTV телеканалларында уза. Теледәресләр әдәби уку,  рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча оештырыла.. Беренче сыйныф укучылары өчен телеодәресләр трансляциясе танылган шәхес белән онлайн-дәрес үткәргәннән соң көн саен оештырылачак.

Алдагы көннәрдә  беренче сыйныф укучылары өчен онлайн-дәресләрне  республиканың әйдәп баручы педагоглары алып барачак.  Балаларга кушылырга онлайн-дәресләргә кушылырга ярдәм итеге!”—дип язды Илгиз Субушев Инстаграмда.