Коры үләнне яндырмагыз, балтачлылар!

Язгы чорда һәр төбәктә табигый янгыннар аеруча актуальләшә.

Корыган үлән, камыш, чүп-чар януның сәбәбе гражданнар тарафыннан гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, ә нәкъ менә ут белән саксыз эш итүгә бәйле.

Саксыз ташланган тәмәке яки шырпы, ә кайчагында максатчан рәвештә камышка яки коры үләнгә ут төртү янгын чыгуга китерә, ул тиз тарала зур мәйданнарда. Шулай ук еш кына үлән кырларны һәм печәнне иске үсемлекләрдән һәм аның узган елгы калдыкларыннан чистарту өчен авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлар тарафыннан яндырыла. Еш кына  табигать янгыннарының сәбәпләре булып балалар тора.

Шулай ук яз-дача сезонын ачарга вакыт. Бакча эшләре бәлагә юлыкмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Яз көне дачада тору йортны җылыту приборлары яки мич белән җылытмый, ә үсемлек чүп-чарын җыештыруда бакчачылар еш кына учакны яндыруга мөрәҗәгать итә. Бу гамәлләрнең барысы да янгын куркынычсызлыгы белән бәйле, шуңа күрә бакчачыларга игътибарлы булырга кирәк, югыйсә-бәладән котылырмын димә.

Дача йортын җылыту өчен завод производствосы җылыткычларын гына файдаланыгыз. Электр җиһазларын даими тикшереп торыгыз.

Төнгә электр җылыту приборларын эшләгән хәлдә калдырмагыз.

Сүндерелмәгән тәмәкене калдырмагыз, шырпы һәм тәмәкене коры үләнгә, ботакка яки агач өеменә ташламагыз.

Җилле һавада чүп-чарны яндырмагыз. Кирәк булганда, чүп-чарны яндыруны металл савытларда, куркынычсыз урында, даими контроль астында һәм кулай урында янгын сүндерү чаралары булу белән үткәрергә киңәш ителә.

Янгын чыккан очракта “101" телефоны буенча янгын-коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Чыганак.