Тәтешле районында яшәүче бер ханымны яңа туган баласын үтерүдә шикләнәләр

РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Балтач районара тикшерү бүлеге Тәтешле районында  яшәүче 26 яшьлек ханымга карата җинаять эше кузгаткан.

Хатын-кызны яңа туган баланы үтерүдә шикләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, хатын баланы март башында мунчада таба. Тудыргач та аны су тулы таста батырып үтерә. Берничә көннән соң ул, табигый сәбәпләр аркасында баланың үлеме турында белдереп, район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Әмма суд-медицина экспертизасы үткәрелгән һәм сабыйның туганда исән булуы ачыкланган. Ә үлем көчләү гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Тикшерү шулай ук хатын-кызның бу җинаятькә китергән сәбәпләр турында дәлилләрне дә җыйган. Шикләнелүче үз гаебен таныган.

Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә. Бу хәлгә китергән сәбәп һәм шартлар ачыклана.

Чыганак.