Авыл хуҗалыгы акчалата ярдәм алачак

Башкортстанда узган елгы корылыктан зыян күргән аграрийлар компенсация алачак.

Аерым алганда, китерелгән зыян суммасының 50 процентына кадәр республика бюджетыннан субсидияләргә Башкортстанның Урал аръягы һәм көньяк районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәп тота ала. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Президиумы утырышында Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елда Әбҗәлил, Баймак, Куергазы, Хәйбулла районнарында туфрак корылыгы аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Корылык нәтиҗәсендә 85 авыл хуҗалыгы предприятиесе зыян күргән. Авыл хуҗалыгы культураларының гомум мәйданы 36,5 мең гектар тәшкил итте, турыдан-туры чыгымнар буенча зыян - 185,8 миллион сум.

Субсидияләр бирү тәртибе республика Хөкүмәте Президиумы тарафыннан расланган һәм тиздән аграрийларга тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.

Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектларының авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше безнең республика өчен аеруча мөһим. Бу чаралар - шушы юнәлештә эш алып барылу нәтиҗәсе.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avil-hu-aligina-akchalata-yard-m-bulachak-195759/