Иске Балтач авылында кеше яшәмәгән йортта янгын чыккан

Бүген, 3 апрель таңында, бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Иске Балтач авылында кеше яшәмәгән бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерү часте хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә янгын телләре таралуга ирек куелмый. Санаулы минутлар эчендә ут чыганагы локальләштерелә. Бәхеткә, бу очрак корбаннарсыз үтә. Йорт артабан фадалануга яраксыз хәлгә килә.

Әлеге вакытта янгынның нәрсәдән чыгу сәбәпләре ачыклана.

*Ут берәүне дә аямый. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бер генә минутка да хәтердән чыгармыйк. Урамда чит-ят кешеләр күрсәгез, игътибарлы булыгыз. Безнең хәвефсезлек безнең өчен кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор фотосы.