Иске Балтач урамнары бушап калган...

Балтач районында карантин. Иске Балтач урамнары бушап калган. Анда – монда гына кешеләр күренә.

Йогышлы коронавирус  таралуны чикләү максатыннан кертелгән чарага балтачлылар җитди карады. Урамда бик сирәк җәяүлеләр күренә. Битләрендә — битлек, кулларында перчаткалар киелгән. Полиция хезмәткәрләре махсус автомашиналарда көн саен халыкны кисәтеп үтә. Карантин таләпләрен тупас рәвештә боучыларга карата катгый чаралар күреләчәге турында да халык хәбәрдар.

Күп хезмәтләр “ерактан” эшләү режимына күчерелде. Балалар дүшәмбедән дистанцион дәресләрдә белем ала башлаячак.

Автор фотосы.