Авыл укучылары да дистанцион белемне алачак!

3 Апрель, 2020 - 12:00

Беребезгә дә сер түгел, республикада Интернет начар эшләгән, я булмаса бөтенләй тоташтырылмаган авыллар да юк түгел.

Андый авылларда яшәүче укучылар мәктәпләр дистанцион укытуга күчкәч нинди юл белән белем алачак? Бу сорауга республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәгарифкә багышланган брифинг барышында җавап бирде.

— Андый мәктәпләрнең саны төгәл билгеләнгән. Кейслар ярдәмендә укыту электрон һәм кәгазь формада оештырылачак. Интернет тиешенчә эшләмәгән яисә онлайн-дәресләргә кушыла алмаган очракта, укучыга биремнәр электрон почтага җибәреләчәк. Интернет бөтенләй булмаган авылларда укучылар кәгазь кейслар ярдәмендә белем алачак, — диде ул.

Аныклабрак әйткәндә, кәгазь кейслар очрагында балаларга биремнәрне мәктәп автобусында дежур укытучы таратачак. Ул, дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә биремнәрне таратып, укучылар эшләгән җавапларны җыячак.

Балтач районында да Интернет тизлеге акрын булган, өйләрендә компьютер, смартфон булмаган укучылар бар. Андый укучылар кәгазь кейслар ярдәмендә укыячак.

Әлеге вакытта республикадагы хәлгә бәйле, мәктәпләрдә дистанцион укыту ике атна дәвам итәчәк. Алдагы көннәрдә, министр билгеләвенчә, арытабан булачак хәл-шартларга карап хәл ителәчәк.

Фото: https://www.google.com/