Балтачта карантин шартлары үтәлеше игътибар үзәгендә

2 Апрель, 2020 - 12:00

Балтачта коронавирус белән бәйле карантин таләпләре үтәлүен  район хакимияте каршындагы  оператив штаб һәм ДНД әгъзалары тикшереп тора.

Балтачта коронавирус йогышын булдырмауга юнәлтелгән  карантин шартлары үтәлешен тәэмин итү максатында, район Хакимияте каршындагы     оператив штаб, полиция хезмәткәрләре  һәм ДНД әгъзалары белән берлектә   патруль рейдлары оештыра.

Аларга    үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешен контрольдә тоту йөкләтелгән.

Урамда очраган кешеләрнең  пропускларын тикшерәләр.  Гражданнарга әлеге режим шартлары,   карантин таләпләрен үтәмәгән  өчен административ  җаваплылык турында аңлаталар.

Мондый   чаралар  гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итү максатында оештырыла