Балтачка салкын һава массасы якынлаша

1 Апрель, 2020 - 12:00

Балтач тарафларына арктика  атмосфера фронты салкын алып килә. Алдагы көннәрдә җирне янә кар каплавы ихтимал.

Һава торышы       гомуми изоляция режимы   көннәрендә  халыкны сынарга әзерләнә кебек. Балтач  киңлекләрендә  алдагы  көннәрдә җил көчәюе, кар явуы һәм  салкынайтү  көтелә.

Бүген, 1 апрельдә, язгы көн белән хозурланырга   мөмкин әле. Һава температурасы көндез + 10 градуска кадәр күтәрелде....

Ә   иртәгә  көндез җылылык +3 градустан артмас дип фаразлыйлар. Җепшек кар яву ихтималы да бар.  явым-төшем көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан юнәлешен  көньяк-көнбатышка  үзгәртә. Һава температурасы төнлә -4... -1 , көндез +3... +6 градус чикләрендә булачак.    Киләсе атна башында -10 градуска адәр салкынайту көтелә.