Балтачта махсус техника урам юлларын юуга кереште

1 Апрель, 2020 - 12:00

Иске Балтачта  коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, дезинфекция эретмәсе кулланып, урамнар юлларын юуны оештырдылар.

Бүген, 1 апрель көнне,    коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, дезинфекция эретмәсе кулланып,  Иске Балтачта урамнар юлларын юуны оештырдылар.

"Техника  тулы куәтенә эшләргә тиеш. Урамнар юлларын   шампунь белән юыгыз. Бу коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында да, чисталык көне кысаларында да эшләнелә. Кыштан соң муниципалитетларны чистарту бурычы һәркемнең бурычы", - дигән бурыч куйган иде     Башкортстан  республикасы  башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге дүшәмбе көнне узган  оператив киңәшмәдә.

 Чисталык тәэмин итү турында киңәшне Балтачта хуплап кабул иттеләр.

«Коммуналь хуҗалык»  җәмгыяте коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, дезинфекция эретмәсе кулланып, Иске Балтач авылы урамнарында  санитар эшкәртү үткәрергә  кереште.

Бүген, 1 апрель көнне, көннең икенче яртысында Иске Балтач урамнары юлларын юуны оештырдылар.