Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы указы гамәлгә керде

Башкортстанда 2020 елның 31 мартында 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы указы гамәлгә керде.

Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле, югары әзерлек режимы кертелде. Гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт, район, шәһәр хакимиятләре башлыклары һәм башка ведомство җитәкчеләре белән үткәргән видеоконференциядә Башкортстанда өйдә калу буенча режимның кайчанга кадәр дәвам итәчәгенең атна азагында билгеле булачагы турында белдерде.

— Бу указны вакытсыз кертәбез. Республикадагы хәлне күзәтеп анализлаганнан соң, атна азагында аның чиген билгеләячәкбез. Әлегә 6 апрель булыр дигән фараз бар. Әмма, аерып әйтәм, соңгы карарны хәл торышыннан чыгып кабул итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.  

Республика җитәкчесе муниципалитетларга икътисади курска бәйле бюджетны яңадан карарга кушты.

— Моның нәтиҗәләре кирәк булачак. Резервларда кимчелек кичерәчәкбез, ә безнең өстәмә сарыф кирәк булачак. Иң куркыныч мәсьәләләрнең берсе – эшсезлек булачак. Кичә генә Уфа хакимияте башлыгы белән ихтыяҗ булмаган чыгымнарны кисү мөмкинлеге турында сөйләштек. Бер-ике елда ашыру планлаштырылган проектлар да бар. Хәзер алар алына, тик мөһимнәре генә торып кала, — дип республика Башлыгы Финанс министрлыгына муниципаль финанс идарәләренә методик ярдәм күрсәтергә кушты.  

Гражданнарның өйдә утыруын күзәтүдә тотуга халык дружиналарын җәлеп итәчәкләр. Моннан тыш, хәрби хезмәт узган, хәрби туганлык һәм Чечня, Әфганстан сугышлары ветераннары оешмалары да ярдәмгә киләчәк. Дружиначыларга статус бирергә кирәк, алар инструктаж үтәргә тиеш, шулай ук алар тик полиция хезмәткәрләре белән бергә чыгырга бурычлы. Дружиначыларның төп бурычы – халыкка өйдә утыру мөһимлеген аңлату эше алып бару.

Дәваханәләрдә һәм кибетләрендә 1,5 метр ара тоту мөһимлеген тагын да бер искәртте җитәкче.   Әзерләнгән положение буенча, кешенең урамда булуы ул эшләгән предприятие җитәкчесенең “Бу чорда һичтуктаусыз режимда эшләү турында"гы эчке документы белән расланырга тиеш.

Видеоконференциядә җинаятьчелекне кисәтү мәсьәләсенә дә тукталдылар. Төнге урам утларын сүндермәскә кушылды. Әгәр караңгы булса, караклар активлашачак, моның өчен полиция гына түгел, ә муниципалитетлар да җавап бирәчәк, диде республика Башлыгы.

Киңәшмәдә аз тәэмин ителгәннәргә азык фондын булдыру кушылды. Шулай ук мәктәптә социаль туклану белән тәэмин ителгән балаларга азык тупланмасы китерәчәкләр.

Бу көннәрдә төрле чикләүләр гамәлгә кертелә. Өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга мөмкин, болар:

- кешегә медиклардан ашыгыч, яки кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очракта;

- азык-төлек кибетенә, яки даруханәгә барганда 150 метрдан да артмаган юлга үзең белән паспорт алырга кирәк;

- йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да ерак булмаган урыннарда йөртү;

- калдыкларны якындагы контейнерга чыгарып ташлау.

- әгәр сез яшәешне тәэмин итү оешмаларында, хокук саклау структураларында, хакимият органнарында эшләсәгез, эш урынына кадәр сезгә РФ Президентының эшләми торган көннәр турындагы Указының гамәлдә булуы кагылмый. Һичшиксез, шәхесне раслаучы документ һәм эш бирүче тарафыннан бирелгән белешмә кулыгызда булырга тиеш.

Илнең күп төбәкләрендә, шул исәптән, Башкортстанда гамәлгә кергән указ таләпләре безгә, балтачлыларга да, кагыла.

Хөрмәтле райондашлар! Указ таләпләрен төгәл үтик. Үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хәвефсезлеген кайгыртыйк. Кибеткә, даруханәгә, эш урынына юлланганда үзебез белән паспортны, пропускны йөртик. Битлекләр, перчаткалар киюгә юмор белән карамыйк. Гигиена таләпләрен үтик. Гади генә тоелган таләпләрне үтәү зур бәлаләрдән сакларга мөмкин икәнлеген һәрвакыт истә тотыйк. Указдагы таләпләрне инкарь итеп махсус хезмәтләрнең эшен катлауландырмыйк.

Әлеге көннәрдә карантинда булган студент яшьләргә, укучыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә:

-карантин шартларын ял рәвешендә файдаланып җыелышып күңел ачу чараларына әйләндермәгез;

-мәктәп яшендәге балалар һәм үсмерләрнең урамнарда, азык-төлек кибетләрендә йөрүенә ата-аналар, аларны алыштырган кешеләр тарафыннан чик куелсын иде.

Әлегә районда хәвефле авыру очрагы теркәлмәве беребезне дә тынычландырырга тиеш түгел. Бөтен кешелеккә куркыныч янаган йогышлы коронавирус таралуны чикләү йөзеннән кертелгән чарага барыбыз да җаваплы карасак иде.

Фото: "Башкортостан" гәзите сайтыннан.