Баймак районы эшкуары мәрхәмәтлек үрнәге кхрсәтә

Баймак районында яшәүче эшкуар  Илсур Нәбиуллин  меңләгән медицина битлекләрен бушлай  тараткан.

“Илдә һәм республикада коронавирус эпидемиясе белән бәйле килеп туган авыр хәлгә бәйле рәвештә, мин халыкка ярдәм итү максатыннан 1500 данә күп тапкыр куллануга япаклы  саклагыч битлекләр сатып алдым. Аларны Баймак районы Темәс һәм Бетерә  авылларында яшәүчеләргә тараттым.  Аңлыйм, хәл авыр, барлык эшкуарларның да андый ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк.   Шулай да мин  хезмәттәләремне  үз мөмкинлекләремнән чыгып, республика, район, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләргә ярдәм итәргә чакырам.  . Чөнки безнең арада ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, аз тәэмин ителгән гаиләләр, сәламәтлекләре  белән бәйле үз кирәкләре артыннан йөри алмаган кешеләр дә бар.   Әйдәгез, беркемне дә бәладә калдырмас өчен, шундый авыр вакытта  мәрхәмәтлелек кылыйк. Фәкать бер-беребезгә булышып, кына  без  эпидемияне җиңә алачакбыз! Мин битлекләр өләшүдә үземә булышкан балаларга   рәхмәтлемен”,--дип язган ул социаль челтәрдә.