Коронавирус корбаны булган Раил Зарипов соңгы өч көндә сөйләшә алмаган...

29 мартта Ырынбурның Бузулук шәһәрендә яшәгән «Байтуган сервис компаниясе» нефть предприятиесе генеральный директоры Раил Зарипов арабыздан китте. Аның үлеменә коронавирус сәбәп булган.

57 яшьлек Раил Зарипов чыгышы белән Самара өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл өчен җан атып, аның киләчәген кайгыртучы Зариповлар нәселен биредә күпләр белә. Бүгенге көндә Раил Зариповның энесе Айдар абый Яңа Усман авылы биләмәсе башлыгы булып эшли. "Интертат" хәбәрчесе Алинә Бикмуллина аның белән элемтәгә кереп, берничә сорау биргән.

- Айдар абый, абыегызда әлеге куркыныч чирнең беренче билгеләре кайчан барлыкка килде? Ничек авырды?

- Температурасы 37,3-37,4 тирәсе генә булды аның. Тамак тырмый, дигән. Европадан кайтканга, озак көттерми, тикшеренергә булды.

-Коронавирус икәнен кайчан расладылар? Озак авырдымы?

-17 мартта дәваханәгә салдылар, диагнозы, кызганыч, расланды.

-Ничек курыкмыйча, дөньяда шундый афәт йөргәндә, Европа буенча сәяхәт кылырга чыкты икән…

-Анысын үзе генә беләдер инде…

-Дәваханәдә вакытта элемтәдә тордыгызмы?

-Әйе, башта телефоннан аралашып тордык. Әмма соңгы 3 көндә, 25 марттан 27сенә кадәр, хәле нык авыр иде, инде сөйләшерлек хәлдә булмады...

- Интернетта «яндыралар икән», «табутта җирләячәкләр» дигән хәбәрләр чыкты, димәк, мөселманча җирләргә мөмкинлек булмаячак?

-Капсула кебегрәк җайланмада алып кайтачаклар бугай. Әлегә ничек-нәрсә икәнен ахырга кадәр үзебез дә белмибез, иртәгә барысы да билгеле булачак. Бик аз кеше катнашында гына, якын туганнар белән генә озатырга куштылар...

Якыннарыннан кемнәре калды?

-Хатыны, ике малае — Артур белән Равил, оныклары… Уллары, әтиләре белән бергә, шул юнәлештә эшли.

-Әле гаиләсе дә карантиндадыр? Аларның хәлләре ничек?

-Әйе, карантинда. Аларның барысы да яхшы. Иртәгә Ырынбурдагы улының карантин вакыты чыга, тагын бер көннән соң — калганнарыныкы…

Кайда җирлисез?

—Үзебезнең авылга — Яңа Усманга — әти-әнисе янына җирләячәкбез, Алла боерса...

Чыганак: "Интертат" сайты.

Фото: intertat