Балтач районы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар кертелде

Яңа коронавирусның таралуын профилактикалау һәм кисәтү йөзеннән, район Хакимиятендә район территориясендә өстәмә чаралар кертелүен игълан иттеләр.

Мондый чаралар Башкортстан Республикасы Башлыгының "Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCov) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә "югары әзерлек" режимын кертү турында" гы Кказында каралган таләпләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү максатларында кертелде.

Балтач районы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар күрелде. Алар арасында җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашырган оешмаларның (кафе һәм башка шундый ук объектлар) эшчәнлеген туктатып тору, базар эшчәнлеген туктатып тору да бар.

"Әлеге чараларны үтәвегезне сорыйбыз," — дип мөрәҗәгать итте район җитәкчелеге эшкуарларга һәм районда яшәгән халыкка социаль челтәрләрдә.