Балтачта янгын сүндерү часте хезмәткәрләре рейдка чыкты

Статистика күрсәтүенчә, кеше үлеме һәм имгәнүләренә китергән янгыннарның күпчелеге торакларда теркәлә. Һәлак булганнар арасында иң зур социаль төркем пенсионерлар өлешенә туры килә.

Янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләр үлеменә юл куймау максатыннан, 66 санлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Иске Балтач авылында авылында йорт саен шәхси йөрүләр үткәрәләр.

Өйдә нинди категория кешеләр яшәве исәпкә алына, җылыту мичләре, электрүткәргечләрнең, газ җиһазларынаң торышы карала. Рейд барышында янгын сүндерү часте хезмәткәрләре инструктаж үткәрәләр, памяткалар тапшыралар. Һәр йортта янгын чыгуны искәртеп хәбәр бирә торган җайланма урнаштырылганмы, юкмы икәнлеге ачыклана.

Җитешсезлекләр аныкланган очракта хуҗаларга аларны бетерү чаралары күрергә кушыла.

Мондый рейдлар торак секторда янгыннарны кисәтү һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү, торак-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан үткәрелә.

Фото: Интернеттан.