Балтачлылар, беләсезме, эш тәкъдим итүчеләрнең барысына ышанырга ярамый

Балтачлылар, белеп калыгыз,  эш тәкъдим итүчеләргә ышанып коллыкка эләгү очраклары да бар.

Нефтекамскида яшәүче  Марсель исемле  егет  эш эзләгән көннәрендә  һәм Ставропольдә тарафларыннан яхшы тәкъдимгә тап булган.  Помидор плантацияләрендә эшләү өчен хезмәткәрләр җыю турында белдерү булган ул.

Эш эзләүче белдерүдә күрсәтелгән урынга  урынга килгәч, аны гаражга алып барганнар һәм кыйнап  документларын  тартып алганнар.    Марсельгә шарт куялар, йә  ул эшли, йә аны үтерәләр.

Шуннан соң аңа  Дагстандагы  бер  теплицада эшкә  кушалар. Аена 15 мең түләргә вәгъдә итәләр.  Ләкин  Марсельгә  бер тиен дә түләмиләр, нинди дә булса хатасы өчен аны кыйныйлар.

Ул коллыктан  качу юлын таба.   Автотрассага барып җитеп,  полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Көч структуралары  операциясеннән соң Марсельгә  паспорты  кире кайтарылган  һәм аны  туган ягына  озатканнар.

Чыганак.