Балтач эшкуары икенчел чимал җыю эшен җәелдермәкче

Балтачта бер эшкуар икенчел чимал җыю эшен торгызырга исәпли.

Район Хакимиятендә узган “Эшмәкәр сәгате”ндә  бер эшкуарның икенчел чимал җыю  максатындагы  бизнес-проекты караалган.

Эшмәкәр бу өлкәдә эш тәҗрибәсенә ия. Аның үз карамагында катыргы  тыгызлау өчен прессы  һәм зур булмаган бинасы бар.

Проектның уникальлеге чимал районның  барлык территориясендә  җыелачак. Моның өчен 10дан артык кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Эшкуар  иркенрәк, яңа  бина төзү өчен җир кишәрлегенә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм сорый. Субсидия формасында финанс ярдәменә исәп тота.

“Эшмәкәр сгате”ндә тиешле структуралар белгечләренә   эшкуарга максатын тормышка ашырырга ярдәм күрсәтергә кушылды.

Рәсми чыганак.