Балтачлылар, хоккейчыларның хезмәт хакы никадәр күләмдә икәнен беләсезме?

26 Март, 2020 - 12:00

Балтачлылар беләсезме, “Салават Юлаев” командасы хоккейчысы елына 25 миллион сум хезмәт хакы алачак.

«Салават Юлаев» һөҗүмче Владислав Картаев  алдагы сезонда да шушы ук командада калачак. Чөнки клуб аның белән контрактны озайткан.     Горобзор. ру  шул хакта  яза..  Контракт суммасы елына 25 миллион сум тәшкил итә. Форвард   узган сезон башланыр алдыннан «Локомотив» тан «Салават Юлаев» ка  күчте.  Аның трансферы клубка 25 миллион сумга төшкән. Картаевның  бер еллык хезмәт хакы шул ук сумманы тәшкил иткән дигән сүз. . Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике сезон эчендә «Салават» Картаевка, бонусларны исәпкә алмыйча, 75 миллион сум  чыгымнар тотынган.   .

Агымдагы даими чемпионатта һөҗүмче 52 матчта    8 (6+2) очко җыйды. Плей-оффта Картаев алты очрашу үткәрде һәм нәтиҗәлелелек ягыннан бер баллга иреште. Аның  файдалылылк күрсәткече  -2.