Балтачның иминлек тәэмин итү бүлекчәләре зур суны каршыларга әзер

Балтачта иминлек тәэмин итү бүлекчәләре зур суны каршыларга әзер. Районда   аларның  әзерлеген ачыклауга юнәлтелгән смотр узды.

Район Хакимияте каршындагы  комиссия   язгы ташу  белән бәйле  гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә,   бетерүгә җәлеп ителү ихтималы булган   бүлекчәләрнең зур суны каршыларга  әзерлеген тикшерде.

Смотр районның коткару хезмәтләре базасында оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләр очрагында      кулланыла    техник мөмкинлекләрен,   күрсәттеләр. Тикшерү барышында  “Сельэнерго”, “Коммуналь хуҗалык”, район ветеринария станциясе, юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия- монтаж участогы,  “Газпром газораспределение” җәмгыятенең Балтач участогы,  “Радуга” кулланучылар җәмгыяте,    янгынга каршы тору часте бүлекчәләрнең хезмәткәрләр  составының комплектлануын, аларның гадәттән тыш хәлләр очракларында эшләргә  әзерлеген, шулай ук техника һәм  җиһазларның торышына игътибар ителде.

Безнең районда ике торак пунктын—Сәйтәк һәи Илекәй авылларын су басу күркынычы бар.  Илекәйдә  5 йорт су басу ихтималы булган җирдә урнашкан. Сәйтәк авылына килгәндә , монда 25 йортка су басу куркынычы яный.

—Язгы ташкын буенча күп төрле фаразлар йөри. Республика төбәкләрендә ташкынның көчле булачагын билгелиләр. Язның  үз холкы турында онытырга ярамый. Шунлыктан   ташкыннарга әзер булу бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе,—диде район Хакитмияте башлыгы Илгиз Субушев әзерлек барышын тикшрү йомгакларын билгеләгәндә.

Смотр Балтач районының барлык коткару хезмәтләренең дә язгы ташу куркынычынычы булган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә әзер булуын күрсәтте.