Җомга иртәсе белән, дуслар!

Көннәрегез тыныч, имин үтсен. Үтәсе юлларыгыз хәерле булсын, саулыкларыгызны саклап, һәр көнгә сөенеп, язмышка зарланмый яши белсәк иде. Газиз Аллаһы, бу юлларны укучылара ныклы иман, хәерле гамәл, ике дөнья бәхетен дә бир!

(Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет”. Газим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән.)

Кыямәт көнендә күләгә астындагы 7 кеше

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам:

«Аллаһы Тәгаләнең күләгәсеннән башка бер күләгә дә төшмәгән көнне бу кешеләрне Аллаһы күләгәгә кертер:

1. Гадел хөкемдар;

2. Кодрәтле вә Бөек Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып үскән егет;

3. Йөрәге белән мәчеткә тагылган кеше;

4. Аллаһы Тәгалә хакына бер-берсен яраткан һәм шушы ярату аркасында күрешкән, шушы ярату аркасында аерылышкан ике кеше;

5. Югары хәлле чибәр бер хатын үз янына чакырып та (зина кылырга): «Мин Аллаһыдан куркам», - дип, баш таркан кеше;

6. Уң кулы белән биргән садаканы сул кулы күрмәгән (яшерен рәвештә) кеше;

7. Ялгызлыкта Аллаһы Тәгаләне искә төшергәндә, күзләре яшьләнгән кеше».

“Дин вә мәгыйшәт”.