Сәйтәк кирпеч заводында прокурор тикшерүе материаллары буенча хезмәт хакын түләмәү факты буенча җинаять эше кузгатылды

Балтач районы прокуратурасы чикләнгән җаваплылыктагы "Сәйтәк кирпеч заводы" җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.

Предприятие 2019 елның июненнән сентябрь аена кадәр 31 хезмәткәргә хезмәт өчен акча түләмәгән, бурыч 500 мең сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта оешманың бурычын түләү мөмкинлеге булган, әмма акча хезмәткә түләүгә бәйле булмаган башка максатларга юнәлтелгән.

Прокурор тикшерүе материаллары җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү органына җибәрелде.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 145.1 маддәсенең 2 өлеше буенча (ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү) җинаять эше кузгатылды.

Җинаять эшен тикшерү барышы, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычларны тулысынча каплауга бәйле хәл күзәтчелек ведомствосы контролендә.

Булат Галиәкбәров, район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе.

Фото: ks-region69.com