Балтачлылар Галлямутдин Фархутдинов белән хушлашты

Районның ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Рассвет” колхозының элекке рәисе Галлямутдин Фархутдинович Фархутдинов сиксәненче яшендә вафат булды.

Галлямутдин Фархутдинов 1940 елның 20 октябрендә Яңа Ямурза авылында крестьян гаиләсендә туа.

1947—1951 елларда Яңа Ямурза башлангыч мәктәбендә укый.

1951—1954 елларда Югары Иванай җидееллык мәктәбендә белем ала.

1954—1957 елларда “Ленин-Бүләк” колхозында төрле эшләр башкаручы булып эшли.

1957—1959 елларда Яңа Ямурза авылындагы 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында хисапчы була.

1959—1962 елларда Совет армиясе сафларында (Приморье краенда) хезмәт итә.

1962—1966 елларда Приморье карендагы Артём шәһәрендәге шахтада тау эшчесе булып эшли.

1966 елда туган авылына кайта һәм 1974 елга кадәр колхозчы булып эшли. Аннары комплекслы бригада бригадиры сыйфатында хезмәт сала. Шул ук вакытта читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем ала. КПСС сафларына алына. 1974 елдан 1985 елга кадәр “Ленин-Бүләк” колхозының партоешма секретаре була. 1985 елның мартында “Ленин-Бүләк” колхозы рәисе итеп сайлана.

Озак еллар шушы колхоз базасында оешкан “Рассвет” колхозына җитәкчелек итә. Эш дәверендә үзен оста оештыручы итеп күрсәтә. Авыл хуҗалыгында салган фидакарь хезмәте өчен БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Галлямутдин Фархутдиновичның тырышлыгы лаеклы бәһалана. Район Советының Мактау грамотасы, Башкортстан Республикасының “Иң яхшы һөнәр иясе” конкурсында җиңүче була, “В.И. Ленинның тууына 100 ел” юбилей медале  һәм башка кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Төп эшеннән тыш, Галлямутдин Фархутдинов авыл советы һәм район Советы депутаты итеп сайлана. Үз тәҗрибәсен район һәм республика семинарларында уртаклаша. Квалификация күтәрү курсларында даими катнаша.

Тормыш иптәше Альфия Вликаевна белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үтсерделәр.

Яхшы кеше, оста оештыручы һәм җитәкче, менә дигән гаилә башлыгы, әти һәм зур әти, үз җиренең игелекле улы Галлямутдин Фархутдинов турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

И.Ә. Субушев, Р.М. Вәлиев, Ф.Ә. Хәбипов, Р.Ф. Акберов, Ф.Г. Рәхимов, Ш.М. Әхмәдуллин, А. Ә. Хәмитов, Р.М. Мусин, Ф.Ф. Мирһаҗев, Р.Ш. Хөснуллин, Г.К. Сәрвәртдинов, Г.Ф. Фәтхуллин, Р.Т. Исламов, Х.Г. Валиев.