Балтач районы мәктәпләрендә балаларны читтән торып укытуга әзерләнәләр

26 Март, 2020 - 18:00

Балтач районы мәктәпләре укытучылары балаларны читтән торып укытуга әзерләнә.

Башкортстан Республикасы мәктәпләренә язгы  каникул 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстан Республикасы мәктәпләренә язгы  каникул 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.  Бүген ,26 март көнне, Республика Хөкүмәтендә узган  оператив киңәшмәдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта  хәбәр итте.

Элегрәк мәктәпләрдә дистанцион укыту 2 апрельдән башлана дип игълан ителгән иде. Кичә Россия Президенты 28 марттан 5 апрельгә кадәр, коронавирус эпидемиясе белән бәйле,  ял атнасы  игълан итте.

«Балалар әти-әниләре белән булсын", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укытучылары  дистанцион белем бирү үзенчәлекләрен вебинарда үзләштерде.