Башкортстанга җылы һава массасы якынлаша

26 Март, 2020 - 18:00

Башкортстанда синоптиклар апрель башында һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәген фаразлый.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикага җылы  атмосфера фронт якынлаша. Бу кинәт җылытачак дигән сүз.  Апрель башында  һава температурасының  температура +15,    хәтта +20 градуска кадәр күтәреләчәген фаразлыйлар.

Көннәрнең җылытуы һәм карның ныклап эрүе елгаларда су күтәрелүенә китерәчәк.   Белгечләр фаразлавынча, елгаларда ташкын  уртача күрсәткечтән бераз югарырак  булыр дип көтелә.

Гисметео сайты мәгүлүматларына караганда, Балтач киңлекләрендә алдагы көннәрдә һава температурасы -6,+5 градус чикләрендә булачак.  Апрельнең беренче атнасында һава температурасы +11,+20 градуска кадәр күтәрелү ихтималы бар.