Балтачта да күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегәләр

Үлемечле вирус таралуны кисәтү йөзеннән Балтачта шәхси эшкуралар күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегә башладылар.

Без Иске Балтач авылындагы тәҗрибәле тегү сотасы, шәхси эшкуар Эльмира Марданова белән бәйләнешкә кердек.

—Үзебез сатып алган ситса материалдан күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегәбез. Битлекләргә сорау зур. Оешма, предприятие җитәкчеләре алдан заявкалар бирәләр. Битлекләрнең таләпләрен алдан өйрәндек. Марля (бинттан) теккән очракта сигез кат материал кулланыла, ситсадан тегелсә, дүрт кат та  җитә, бязь кулланылган очракта өч кат материал алына, — ди тегүче.

Битлекләрнең өч берәмлеге 100 сум тора. Тегүчеләр иртәнге тугыз сәгатьтән кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Бер кеше көнгә 60-70 битлек тегә ала. Ә ярдәмчеләре белән эшкуралар көнгә 100 битлек тегеп җитештерә. Әйткәнемчә, алар теккән битлекләрне юып кабат кулланырга була.