Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев күпфатирлы яңа торак төзелеше барышы белән танышты

Балтач районында Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Ел ахырында Иске Балтач авылының Якутов урамындагы тузган йортта яшәүчеләр өй туйлаган иде. Бүгенге көндә чираттагы йортта яшәүчеләрне күчерү максатыннан өр – яңа торак төзелеше тулы куәтенә алып барыла.

Бу юлы программа чикләрендә җиде фатирлы йорт сафка кертеләчәк. Ул заманча төзелеш материалы — блоктан төзелә.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев төзелеш объектында булып, төзелеш барышы белән танышты, подрядчы белән бергә агымдагы төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фотолар ссоциаль челәрләрдән.