Бүздәк районында кеше үлеменә китергән янгын теркәлән

Бүздәк районында янгында өч яшьлек бала һәлак булган.

Бүген, 25 мартта, Бүздәк районында янгында  өч  яшьлек бала һәлак булган.

Янгын  районның Олы Өчтүбә авылында 12: 37 сәгатьтә чыккан. Ут капкан өйдән биш яшьлек баланы чыгарып кала алганнар.

6х7 метр зурлакта йорттагы  янгынны ярты сәгать эчендә    сүрелдергәннәр. Кызганычка каршы, сүндерү вакытында, өй эчендә  2017 елда туган бер  баланың үле гәүдәсе табылган.  Ә биш яшьлек баланы  авылда яшәүче бер ир коткарып калган.

Янгын  сәбәпләрен тикшерү белән белгечләр шөгыльләнә.