ЯРЫЙ ӘЛЕ БУ ДӨНЬЯНЫ СӨЮ БАЛКЫТА

Кеше гомере — язылмаган китап. Моңа сынаулы язмыш юлын үткәннәр белән аралашкан саен инанам.  Ерак  ара түгел, санаулы чакрымнар үтеп татар дөньясының танылган моң алиһәсе Хания Фәрхи белән әңгәмә корырмын әле берәр, дип хыялландым.  Ул хаклы ялга тукталгач бу вакыт җитәр дип ышанган идем. Әмма  Татарстанның  атказанган һәм халык артисты,  танылган  җырчы озайлы ялга туктап өлгерми генә,  якты дөньяны кинәт калдырды...

Ансамбльдә  аның белән бергә эшләгән артист әйтүенчә, алтмышны тутыргач оныкларны тәрбияләшеп көн итәргә җыенган да соң үзе.  Ә 60 яшьлек юбилее — быел май аенда...Әмма җырчы Ханиянең дөньяны нурга, моңга  күмеп яшәү гомере 57 яшь белән чикләнде.  Көндәлек тормышка бәйрәм яме өстәүче артистның юклыгын бу өч ел эчендә тамашачы нык тойды. Җырлары яралы күңелләргә сихәт бирүгә, өмет өстәүгә тиң иде.  Зур сәхнәдән эчке дөньясын ачып, серләре белән уртаклашырга әзер җырчылар бик сирәк.  Хания  самими ихласлыгы белән тамашачы күңеленә юл тапты һәм йөрәгенә кереп, анда  урын алырга өлгерде.  Якташыбыз моңлы җырлары белән  күңелнең иң нечкә кылларына кагыла алган сәләтлеләрнең берсе. Гади, талантлы авыл кызының Русия буйлап татар җырының булдыклы илчеседәй йөрүе  инде тарихта калды. Күп югалтулар, йөрәк яралары, хыянәт ачысы, көнләшү зәһәрлеге һәм бихисап сынаулар аша үткән язмыш  иясе ул.  Бәлки шуңа да журналистлар белән аралашулары тирән фәлсәфи ачышларга, тетрәндергеч хакыйкатькә байдыр...

Билгеле ки, нәзер- ниятне һәркемгә үтәү хәерле.  Соң булса да уң булсын. Танылган җырчының якыннары белән аралашу исәбе белән Югары Тәтешле авылына юл тоттым.     Ханиянең талантын танып, халкыбыз аны сәхнә ханбикәсе итүе шаһитыбыз. Җырчының сәләт чишмәсенең башы — якыннары белән танышырга исәбем. Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләгән әнисе Фәния Хәлидулла кызы, ачык күңелле сеңелесе Фируза,  тыйнак энесе Салават йөрәкләре белән бу югалтуны кабул итмәве тоела. Вакыт дәвалый диләр дә ул.  Үзе бакыйлыкка күчкән. Әмма калдырган җырлары кояштай битарафлык бозын эретерлек көчкә ия.  Иҗади җимешләре  көнләшү салкыныннан  җылытырлык. Xәниянең ихласлыгы, самимилеге, яхшылыкка ышануы гаиләдән килүе билгеле. Баланы шәхес итү — ата-ана бурычы, диләр.  Аралашкач аңладым: һәркайсы сынауларны лаеклы  үткәннәр.  Ә эшкә булмышларын багышлаган ата-ана балаларын тәрбияләүне  тик шәхси үрнәккә корганнар.  Әтисенең дә, әнисенең дә язмышы  һич тә ансатлардан  булмаган икән шул...

Әтисе Фәхрислам Әҗмөхәмәт улы һәм әнисе Фәния Хәлидулла кызы  — авылдашлар. Салаюа — ул чакта 50 йортлык кына. Бөек Ватан сугышы башланган чакта „Баймәт”колхында бригадир, рәис булып көч салган Хәлидулла Шәех улы һәрчак  алгы сафта булырга ниятли. Мәхшәрдә читтә калу мөмкин түгел: аның урыны фронтта.  Ә 49 яшьлек чагында повестка ала ул.  Әтисен озаткан көннәрендә,19 февральдә, каты буран чыкканы Фәниянең хәтерендә уелып калган. Дүрт баласын кочагына алып сөйгәч,  ир юлга чыга. Бер улы, өч кызы хушлашканда күз яшьләрен коялар. Ил сакчыларын ат чанасында алып китүләрен  сабыйлар абайлап калалар. Фәрхәнә Кәрим кызы Югары Тәтешлегә кадәр  тормыш иптәшен озата китә. Көчле рухлы ир-егетләр күз яшен күрсәтергә  тартынмаган чор. Гаилә башлыгы: “Кайта алмамдыр, мөгаен. Их, балаларым—алтыннарым ятим кала кый”,—дип күздән югалганчы елый.  Сиземләве шулай булгандыр, күрәсең.  Фронтта әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хат бераздан килә. Саулыгы да ныклыдан булмаган хатынга тормыш йөген тартуы үтә читенгә туры килә.  Тик балаларын ач-ялангач итмәс өчен булдыра алганчы көч сала ул.  Ә мәктәп яшендәге балалары колхоз эшенә дәррәү кушыла.  Фәния исә утау, печән җыю, сүс орлыгы җыю эшләренә җәлеп ителә. Колхозда төрле эш башкарган әниләре белән бергә хезмәт хакы — 100 грамм он алып кайтулары үзе нинди горурлык.   Эш өчен хезмәт хакы акчалата түләнмәгән дәвер. Сугыш авырлыгын һәркем үзенчә үткәрә. Бераздан өлкәнрәкләре,17 яшен тутырган Тимерхан абыйсы, моряк буларак хәрби хезмәтен төгәлли. Хезмәттә 7 ел була ул. Юклык, очын-очка ялгап булмасын күзаллап, Мәскәүдә төпләнеп калуны хуп күрә.  Якыннарына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Фәнияне  үз янына алып барырга ниятләп туган авылына кайта, әмма уң кулына тиң кызын озатса читенгә туры киләчәген күзаллап, Фәрхәнә Кәрим кызы ризалык бирми. Урак уруда үзен алыштыра, әниләренең саулыгы да чамалы. Уртанчылары Фәгыйрә 14 яшендә якты дөньяны калдыруы төзәлмас яра.  Ялгыз хатынга очын-очка бәйләве  бик авырга туры килгәнгә  ана кеше бераздан Мәскәүгә кече кызын —Зөлкабирәне озата. Абыйсы сеңелесен урнаштырачагына ышана ул...

Кемнең итәгенә ут төшә —шул яна, диләр бит халыкта. Сугыш башлану белән  Хәния Фәрхинең әтисе Фәхрислам Әҗмөхәмәт улы ягында да гаиләләрен пыран-заран китергән вакыйгалар башлана.

Колхозда һәркем эшләргә бурычлы. Әле  генә бала тапканнарга да башкалар белән бертигез эшләве зарури. Ал-ял белми колхозда бил бөгү гадәти тоела. Итәк тулы балалары булса да  Гөлҗамал Гарифулла кызы да башкалар белән беррәттән күмәк хуҗалыкта эшкә чыгарга тиеш  дип саный бригадир. Яшь нарасые булсани,чирлеме, түгелме,  колхоз эшенә салкын карашны җитәкчелек кабул итми.  Власть кулында булган кеше үзенә дорфа мөнәсәбәтне гафу итә торганнардан түгел. Баласы да, үзе дә чирле хатын бригадирга ачу белән  кире җавап кайтарганы өчен аны хөкем итәләр. Чиргә сабышып эшкә чыгарга авырсына икән, ә  төрмәдә үзен  бик тиз  дәваларлар, дип карар иткәннәрдер инде, күрәсең.  Гөлҗамалны кулга алып, балаларының киләчәген чәлпәрәмә китерәсен күз алдына да китермәгәннәрдер. Власть кулда,  тик эш барсын, каршы төшкәннәрне буйсындыру мөһим...

Гөлҗамал эшкә уңган, җитез. Төрмәдә завхоз вазифасын уңышлы башкара.  Авылында калган яшь баласын карау өчен асрауга  балалы хатын Тәлиганы алып килгәннәр. Гаиләсе, балалары турында борчылса да чара юк, төрмә ял йорты түгел, билгеле. Хөкем ителгән вакыты төгәлләнгәч Гөлҗамал шатланып кайтырга юллана. Башкортстанның иң чигенә, төньяк районына кайту да ансатлардан түгел. Завхоз   эшеннән файдаланып балаларына кием-салым хәстәрләгән хатынга, кызганычка каршы, сабыйларын кочу бәхете татымый. Ерак араны җәяүләп атларга туры килә. Кайтканда 3 хатын белән бергә күпер астына кереп йокларга уйлыйлар. Мәкерле план буенча, мөлкәтенә кызышып, юлдашлары Гөлҗамалның  башына таш бәреп үтерәләр... Балтач мулласы  балаларын кочарга хыялланган бичараны шуннан ерак түгел  җирләп куюы турында якыннарына хәбәр итәләр...

Ә бу вакытта Әҗмөхәмәт  Садрислам    улы ялгыз түгел.  Чарасын тапкан. Тәлига белән аларның уртак балалары — Фәрзәнә дөньяга аваз сала. Тик араларын мәхәббәт уты җылытып тормаганга алар аерылышалар. Тәлига беренче баласын үзе белән  алып чит якларга бәхетен эзләп китә. Фәрзәнә  кызы әтисе гаиләсендә кала. Әҗмөхәмәтнең сеңелесе Әҗминур балаларга күз-колак.

Биш уллары Касыйм, Малик, Фәрхлислам, Харис, Газиз ятимлекне тоеп  буй җиткерәләр, гомер итәләр. Касыйм белән Малик Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшеп туган якларына исән-сау килеш кире әйләнеп кайталар. Әҗмөхәмәтовларга авырлыкка бирешми, күңел төшерми яшәү хас. Өлкәннәре тиңнәрен табып, гаилә кора. Егәрле, булдыклы, сүзендә торучан булганга күрә үзләре ихтирам казаналар. Тальян гармунда өздереп уйнаганнары өчен кызлар да аларга мөкиббән. Фәрхлисламы исә  көрәшче, җор сүзле, күңелчән, гармунын сыздырып уйнап җибәрсә сокланып баккан кызлар аннан күзләрен дә алмый.  Егет үзе дә тәвәккәл: кунакка килгән һәр кызны озатырга бик һәвәс.  Кочагына үзләре кереп барганнарга Фәрхлисламның  исе китми. Никтер андыйларны күңеле кабул итми.  Дөнья көтәр өчен юлдашның ышанычлы булуы шөкер. Аның күңелендә — сабыр, сүзен үлчәп кенә кушкан, эшсөяр авылдашы Фәния.  Тик кыз гына сер биреп бармый. Егет тә тиз бирешүчәннәрдән түгел. Фәрхлислам  сөйгәненең түтәсе, ягъни әтисенең сеңелесе – Галия белән килешеп, кызны урларга план кора...

Киеме юклыгына кыенсынып, кичке уеннарга да сирәк чыккан Фәнияне эш урынында очрату кулайрак. Аскын районында 60 километр араны җәяү атлап барып урман кисүләре — үзе бер михнәт. Барып җиткәнче эшчеләрнең чабаталары туза,  ярый оста кыз чабата үрергә өйрәнә. Урак уру, печән чабу эшләрендә  осталыгын билгелиләр.  Ә Булькайпанда юл эшләгәндә, әрҗәгә комташ салып ташу, таш чыгару нәфис зат вәкилләре иңнәренә төшә.  Яшьлекнең үз кануннары. Нинди авыр эш булмагае, 8 километр араны җәяү кайтып кичке уен турында уйлары.  Егетләр киләсен белгәнгә өлгерләре бизәнештереп алалар. Фәния  эш кораллары —чүкеч, арбаларны күпер астына кертеп билгеле урынга яшерү белән мәшгуль.  Эшен башкарып чыгуына ни күзе белән күрсен: атта Фәрхлислам килгән. Шунда кашовкада утырып тальянын  тартып җибәрмәсенме. Күбәләкләр утка очкан кебек  кызлар аның тирәли җыела.  „Ник син генә читтә торасың, Фәния, кил”, —дип дәшкәч,  икеләнеп кенә кыз аларның яннарына килергә мәҗбүр. Шуны гына көткән Фәрхлислам Фәниянең кулыннан тартып кашовкага утырта. Бер мизгел эчендә  дилбегәне  тартып, атны камчылап бу урыннан юк булалар.

—Бәй, нигә кызларны утыртмадың?— дип аптыраган Фәниягә:

— Мин алар өчен килмәдем,— дип егет җаваплый. Авылга кайткач  берәр җай табып, качарга исәпләгән кызның планнары юкка чыга. Егәрле егет кызны урлап мәңгелек яр иткәне турында әйтә. Галия түтәсе исә килен төшерергә бирегә килеп әзерләнеп торган, имеш...

Күп балалы гаилә. Яшьләр өй салып чыкканчы әби кешедә дә бераз яшәп алалар.   Ел да икешәр сыер, ат, сарык асрыйлар. Булдыклы ир  тормыш көтү өчен бер эштән дә чирканмый. Көндез сарык көтүен көтсә, кичләрен — каравылда. Сарык бәрәннәрен туңдырмас өчен кыш, көз айларында ал-ял белми көч сала.   6 баланы яхшылап тәрбияләп үстерер өчен колхозда эшләгән чамалы хезмәт хакы җитми. Фәрхлислам кәсеп таба, ул кое казып, балта остасы буларак, өй, мунча буралары бурап акча юнәтә.  Тәтешле районы белән чиктәш төбәкләрдә дә эшли үзе.10ар капчык он тарттырып алып кайтулары, балаларның өс-башын караулары, кайгы-шатлыкларны уртак итеп яшәүләре  чын ир булуын дәлилли. Малик абыйсы кызу канлылыктан уйламаган эш башкарып, көрчеккә терәлгән чагында, әниләре вафат булган балаларны беразга  үз канатлары асларына сыйдыралар. Әтиләрене эше җайлангач, алар янә үз ояларына кайталар. Алтынга тиң сабырлыгы белән  Фәния хатыны һәр эшне аткара. Көн аралаш җидешәр әпи пешереп, балаларны киендерү, карау, колхоз эшләрендә өлгерү— аның иңнәрендә. Тәрбияләү китапча түгел, тормышча. „Елап, эләкләшеп йөрмәгез. Суккан икән җавап кайтар, икенче кул күтәрмәс. Үзегезне үзегез яклагыз”,— дип әтиләренең әйткәне законга тиңләшә. Әрәмәдә балалар  учак яндырып, көлдә бәрәңге пешереп, җырлап, аралашып үсәләр.  Кечкенә нәрсәгә шатланып,  иртәгәсе көнгә якты өмет баглап яшәргә күнегәләр. Алты  балалары кул арасына иртә кереп бер эштән шөрләп тормый. Кызлары хуҗабикә мәшәкатьләреннән тыш колхозда әниләренә булышалар.  һәркайсы күңелләренә хуш килгән һөнәрне сайлаган. Әтиләре киңәш бирә, ә әниләре нинди юнәлешне сайласалар да тик хуплап кына тора. Гомер буе сайлаган тормыш иптәшең кебек эшең дә мөһим бит ул. Күңелеңә ятканы булса югары казанышларга ирешеп була.

Өлкәннәре Җәмгыяне туганнары башта Свердловск шәһәренә алып китә. Агач эшкәртү белән бәйле хезмәттә көч сала ул. Бер эштән дә куркып өйрәнмәгән кыз сагынып туган ягына кайтып китә. Колхозда сарык карый, һәрдаим планны үтәп килә. Алдынгы колхозчы фидакарь хезмәте өчен Ленин  орденына лаек була. Күрше Беләш  авылында  гомер итеп кызлары Айгөлне, уллары Рөстәмне тәрбияләп  үстерә.  Икенче уллары Тимергали Красноуфимскта тимер юл төзүче һөнәрен үзләштерә.  Xаниянең ахирәт кызы Рузия белән гаилә коргач, Татарстанда барып төпләнәләр. Дүртенче балалары Нурислам агрономлыкка укып, хәләл җефете белән Бәдрәш авылында яшиләр. Кызлары Лилия һәм Миләүшәгә гомер бирә мәхәббәтле пар. Ни аяныч,  бу өч балалары яшьнәп яшәр чакларында (54,37,29 яшьләрдә) якты дөньяны калдырып китә.  Xаниянең   газизләрен югалтуының йөрәк өзгеч яралары иҗатында чагылыш таба.  Тамашачы да аның бу югалтуларын уртаклаша иде. Күз яшьләренә ирек биреп, дөнья сынаулары турында уйланырга форсат тудыра иде Хания.  Җырларының сүзләре ни тора? Битараф калып кара.

Эх, гомер, гомер, гомер,

Күпме калды, кем белә?

Кире борып кайтарырга

Сәгать теле түгел лә...

Туганнары, газиз әтисе  серле фани дөньяны калдыруы нечкә күңелле  сәнгать кешесе йөрәгендә тирән җәрәхәт калдыруы берсүзсез. Югалтулар җөй сырлары булып йөрәктә калуы билгеле. "Әрнүле сагыш белән туганнарымны  гомер буе сагынып яшәдем", — дип әйтүе бер дә юктан түгелдер.

Татар дөньясын  таң калдырып җырлаган якташыбызның якты дөньядан мәңгелеккә  күчүенә  озакламый — 3 ел гомер.

Xәлидуллиннарның бишенче балалары Салават (юл төзүче) тормыш иптәше Рәмилә белән Югары Тәтешледә яшиләр. Өч студент балалары Алмаз, Айнур, Альбина— әти-әниләренең горурлыгы. Фәния Хәлидулла кызы  бүген хәстәрлекле кече кызы Фируза һәм  булдыклы кияве Илшат гаиләсендә яши. Фируза район мәдәният йорты хезмәткәре. Ул да апа-абыйлары кебек матур җырлый, чаралар алып бара. Сценарий, хикәяләрнең  сәләтле авторы буларак та билгеле ул. Ә оныклары Галия һәм Гүзәл  яраткан  картыйларыннан фәһем ала. Илсур оныгы гаиләле.  Тормыш иптәше Гөлназ белән  Камиләне тәрбиялиләр. 90 яшьлек гомер йомгагын сүткән рухи көчле шәхеснең сабырлык канатының ныклыгы сокландыра. Вакыт үтә тора, ә сандугачка тиң кызын онытмыйлар. Татар җырының талантлы моң  илчесе Хания Фәрхигә халкының сөюе чиксез булганга күрә бу. Ә сөю — ул мәңгелек.

Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.