Башкортстанда коронавирус йоктырган дүртенче кеше теркәлгән

24 Март, 2020 - 12:00

Башкортстанда коронавирус йоктырган кешеләр саны тагын  бергә арткан.

Белгечләр Башкортстанда яшәүче тагын бер кешенең коронавирус  йоктыруын ачыклаган.. Хәзер республикада андыйлар саны биш кешегә җитте,  дип хәбәр иткән    БРның беренче вице-премьеры Андрей Назаров үзенең   Facebookтагы битендә  .

Барлык зарарланган кешеләр тулы изоляциядә һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырмый. Шулай ук    зарарланган кешеләр контактта булган затлар барысы да күзәтүгә алынган.

- Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә без күргән барлык нәтиҗәле чаралар  хәлне көйләргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да тынычлык саклавыгызны һәм планга ярашлы эшләвегезне сорыйм, - дип язган Андрей Назаров.

Моңа кадәр “Балтач таңнары” Башкортстанда өч кешенең коронавирус йоктыруы турында хәбәр иткән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә яңа төр коронавирус белән авыручылар саны 495 кешегә җиткән, үлем очраклары юк.

Стали свидетелем необычной истории? Сняли интересное видео? Пишите: WhatsApp +7937-162-70-35, на xsaidbt@mail.ru .