Балтач районы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга карау үткәрү дәвам итә

Балтач районы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга техни карау үткәрү дәвам итә.

11  март көнне республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе тәсъдыйк иткән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагындагы үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрү башланды.

„Луч”, Куйбышев исемендәге, „АгроПРОФИ”, җәмгыятендә, „Мәрданов индивидуаль предприятиесе”ндә,  „Правда” җәмгыятендә трактороларның һәм аларның тагылмаларының торышы район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе күзлегеннән бәһаланды.

Район дәүләт техник күзәтчелеге инспециясе әйдәүче белгеч-эксперты Айрат Галләмов билгеләвенчә, техник карау мәсьәләсәенә җаваплы караган хуҗалыклар бар. „Правда” җәмгыяте һәм район дәүләт сорт сынау участогы нәкъ шундыйлар исәбендә.

Җәмгыятьтә үзйөрешле машина категориясендәге  14 берәмлек техника исәптә тора. Графикка ярашлы карау узган көнне ун берәмлек трактор һәм бер тагылма мәйданчыкка куелды.

—Үзйөрешле машиналарны хәвефсез эксплуатацияләү ягыннан “Правда” җәмгыятен үрнәк итеп куярлык  ,—ди дәүләт техник күзәтчелеге инспециясе әйдәүче белгеч-эксперты Айрат Галләмов, „Правда” җәмгыяте карамагындагы тракторларның торышына карата канәгатьлек хисләрен белдереп.

„Правда”җәмгыяте механизаторларына авыл хуҗалыгы эшләре барган көннәрдә гомуми файдаланудагы  юллардан да йөрергә туры килә.  Шуңа да  тракторларны  хәвефсезлек стандартларына җиткереп файдалану мәсьәләсенә җаваплы карыйлар.  Ут сигналлары, тракторларның һәм тагылмаларның  тормоз ситемалары һәм башкалар бары да төзек.  Мәйданчыкка куелган үзйөрешле машиналарның  тракторларның  тугызы һәм бер тагылма  карауны уңышлы үтте.

Тракторларның калганнары әлегә ремонтта. Аларының  хәвефесез файдалану таләпләренә туры килүе  икенче   этапта техник карау үткән көнне тикшереләчәк.