Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның шәхесләре билгеле

Башкортстанда яңа төрдәге  коронавирус йоктырган  өч кеше   Уфаның  шәһәр йогышлы авырулар  дәваханәсе  махсус боксларына урнаштырылган.

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус мәсьәләләре буенча һәркөнне уза торган брифингта ⠀Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министр Максим Забелин шул хакта белдергән.

Максим Забелин билгеләвенчә, хастаханәдә чирлеләр өчен   өчен барлык шартлар  тудырылган.   Авыруларның хәле  куркыныч тудырмый.

Республика  хастаханәләрендә COVID-2019 шиге булган      пациентлар саны  63кә җиткән.

Коронавирус йоктиыручыларның икесе Дүртөйледән. Илле   яшьлек ханым һәм аның 35 яшьлек кызы.   8 марттан алар   Франциядә туристик сәфәрдә булганнар. Россиягә 14 мартта кайтып төшкәннәр  һәм арытабан  Мәскәү аша республикага  кайтып җиткәннәр.  Өченче авыру Уфадан.  69 яшьлек ир-ат  Мәскәүдә  булып кайткан.

24 марттан Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус мәсьәләләре буенча һәркөнне уза торган брифинг вакыты үзгәрде. Хәзер ул 14:00 сәгатьтә эфирга чыга.

«Балтач таңнары» ищет новости!

Стали свидетелем необычной истории? Сняли интересное видео? Пишите: WhatsApp +7937-162-70-35, на xsaidbt@mail.ru .