Балтач районы Хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча оператив штаб эшли

24 Март, 2020 - 18:00

Балтач районы Хакимиятендә район  җирлегендә   коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча   оператив штаб эшли.

Балтач районында коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча район Хакимияте каршында оператив штаб эшли.  Штаб утырышында  көн кадагындагы мәсьәләләр тикшерелә, карарлар куабул ителә.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм оешмаларның дәүләт катнашында хезмәт режимнарын оештыру һәм яңа короновирус йогышын тарату буенча чаралар күрү максатларындагы  методик рекомендацияләргә ярашлы штаб, массакүләм чараларны, шул исәптән эшлекле   утырыш, киңәшмәләрне  спорт, мәдәни һәм күңел ачу чараларын кыскартырга, мөмкин  кадәр  аларны видеоформатта яки катнашучылардан башка  уздырырга киңәш итә.  Шулай ук  урыннарга   шәхси кабул итүгә килгән гражданнарны шәхси кабул итүне вакытлыча чикләнә.  Гражданнар  язма рәвештә  мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәгълүматларны  стендларда, рәсми сайтлардан алу мөмкин булачак.

Шулай ук штаб,  гамәлдәге законнарга таянып,  һава юллары булән йога торган   авыруы билгеләре булган хезмәткәрләрнең эштә  булуына  куймаска, ишек алды    термометриясен оештырырга киңәш итә.

Эш урыннарда мөмкинлекләргә карап, тәүлегенә бер тапкыр    дезинфекцияләү чаралары күрергә кушыла.

Органнарга   вазыйфаи бурычларын үтәүнең дистанцион форматын кулланырга киңәш ителә.

Граңданнарга  отпускларын планлаштырганда яңа коронавирус   ачыкланган илләргә барудан  тыелырга кирәклеге турында әйтелә.

Шулай ук штабның 23 мартта узган утырышы карары белән районда мобиль төркем оештырылган. Аның составына  "Изге уй «коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Ф.  Гарейшина , полиция участок уполномоченные Р. Гарипов , янгыннарны профилактикалау үзәге инспекторы М. Хаҗиев кертелгән.

Чит илләрдән кайткан гражданнарга карата карантин чаралары тщэмин итъ максатында  мобиль төркемгә чит илләрдән кайткан кешеләр урнашкан адреслар буенча  рейдлар оештырырга кушыла.

«Балтач таңнары» ищет новости!

Стали свидетелем необычной истории? Сняли интересное видео? Пишите: WhatsApp +7937-162-70-35, на xsaidbt@mail.ru .