ЯҢА МӘЧЕТ ТӨЗҮ НИЯТТӘН

Иске Тимкә авылында халык җыеннарында яңа мәчет төзү буенча дигән мөрәҗәгать белән чыктылар.  Моңлы азан яңгырасын өчен күп эш башкарасы бар. Сорау  авылдашларда хуплау тапты.

Хыялны чынбарлык итәр өчен  эшкә бердәм тотынырга кирәк.   Җыелышта изге эшне әйдәп йөрер өчен 3 кешене сайлап куйдылар. Газинур Хәмәтов, Радиф Зыятдинов, Радиф Әхияровларга  ышаныч белдерелде.  Төзелешне башлар өчен акча җыярга кирәк. Моның өчен Хәмәтов Газинур Әхәт улы исеменә махсус   карта ачылды. Авылдашлар, читтә яшәгән якташлар, шулай ук битараф булмаганнарга мөрәҗәгать белән чыга актив. Изге эшкә кушылырлар дигән нияттә махсус   карта номерларын тәкъдим итәләр.

Карта 8598 санлы  ПАО Саклык банкының башкорт бүлегендә Хәмәтов Газинур Әхәт улы исеменә ачылды. Хәзер шул картага (алучының картасы —22 02200748305693)    еракта яшәүче битараф булмаган якташлар шәхси кабинеттан  мәчет төзү өчен акча күчерергә мөмкин. Акчаны салу өчен тиешле мәгълүмат һәркемгә мәгълүм.  Үзегез  саклык банкына килеп тә  шул картага акча сала аласыз. Банкның адресы: Балтач районы, Иске Балтач авылы, Кооперативная урамы, 28 санлы йорт.

Халык актив булган очракта ихлас  эш тиз башланыр. Башланган эш — беткән эш, дигән әйтем бар халыкта.  Изге башлангычыгыз уң булсын!