Барыбыз да "Зарницага"

18 февраль көнне реабилитация бүлегенең Балтач районы  филиалында „Зарница” хәрби-спорт уены оештырылды.

Чара традицион рәвештә башланды: укучылар гомуми тезелеп бастылар, командир рапорт бирде, ә судьялар команданың әзерлеген тикшерде. Штабтан дошманнар тарафыннан флаг урланган hәм яшеренгән дип игълан ителде. Маршрут кәгазьләрен кулларына алып, барысы да ярышларга омтылды. Балалар командада hәм аерым ярыштылар. Җанатарлар да актив катнаштылар, командаларга көч hәм дәрт өстәделәр, балалар белән бергә күңел ачтылар. Яшь катнашучыларга конкрет биремнәрдә үз көчләрен, җитезлеген hәм зирәклеген күрсәтергә кирәк иде. Ә уенның этаплары төрле: „Максатыңны сакла”, „Узыш”, „Хоккейчылар”, „Төз ату”, „Флагны эзләп тап”. „Граната ыргыту” hәм „Каршылыклар полосасы” бәйгеләре аеруча мавыктыргыч булды, балалар күңеленә hуш килде. „Миналы кыр" этабы катнашучыларда зур кызыксыну уятты, анда күмелгән миналарны табарга hәм аларны зарарсызландырырга кирәк иде. Һәр этапта тәрбиячеләр иде, алар балаларга биремнәр бирделәр, аны үтәүнең дөреслеген билгеләп үттеләр. Бер биремдә җитезлек яки үтәүнең тизлеге, ә икенчеләрендә тизлек исәпкә алынды. Катнашучыларның hәркайсы бүгенге көндә, чыннан да, „Берсе барысы өчен, hәм барысы да берсе өчен”дигән төшенчәләрнең асылын hәр катнашучы аңлады. Балаларны уртак бәйрәмнәр hәм күңел ачу кебек аеруча  якынайтыр, мөгаен.

Уен бердәм hәм оешкан төстә узды. Чара ахырында катнашучыларны мактау грамоталары hәм татлы сыйлар көтте. Балалар бик зур уңай тәэссоратлар, шатлык hәм күңелле кәеф алдылар. Чөнки нәкъ менә шундый чараларда Ватаныбызга карата патриотизм, бердәмлек hәм үзара ярдәмчеллек хисе тәрбияләнә.

Гөлшат ЯКУПОВА,

Балтач районы реабилитация филиалы тәрбиячесе.