Балтачта тракторлар ремонты цех шартларында башкарыла

23 Март, 2020 - 18:00

Балтач районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты фронтында соңгы эшләр бара.

Хуҗалыкларга “Галтаф Муллахмәтов индивидуальпредприятиесе” ярдәм күрсәтә. Эшкуар карамагындагы остаханәдә тракторларга  тулы сыйфатлы капиталь ремонт үткәрү мөмкинлеге бар.

Әлеге вакытта  биредә  МТЗ-82.1 тракторларына капиталь ремонт  үткәрелә. Моңа кадәр

алты берәмлек МТЗ - 82.1, бер  берәмлек Т-70 тракторы  цех шартларында яңа төс алды. Бу көннәрдә шулай ук  бер  берәмлек комбайн “Дон 1500”  комбайнына да "җан кертелә".

Ремонт эшләре белән беррәттән, эшкуарның производство цехларында да  эш дәвам итә. Остаханәдә мкталлдан  берничә төр эшләнмәләр җитештерәләр.

Инстаграм.