Башкортстан кырларында файдалы бөҗәкләр ярдәмгә киләчәк

“Россельхозцентр”ның БР филиалы базасында   энтомофаглар    үстерә башлаганнар.

“Россельхозцентр”ның БР филиалы базасында   энтомофаглар үстерү өстендә уңышлы эшлиләр.

Энтомофаглар корткычларның санын куркынычсыз минимумга кадәр көйләргә  мөмкинлек бирә  Чөнки алар  күп  корткычларның  табигый дошманнары.

— Соңгы берничә елда корткычларның саны шундый дәрәҗәгә җитте ки, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренә китерелгән зыян 35 процентка  җитте. – дип белдергән  филиалның баш микробиологы Динара Гарифуллина.

«Россельхозцентр» ның БР филиалы базасында күптән түгел энтомофаглар җитештерү  эше җәелдерелгән. Лаборатория хезмәткәрләре файдалы бөҗәкләрнең ике төрен: златоглазка һәм габробракон бөҗәкләрен  үстерү технологиясен үзләштергәннәр. Лабораториянең җитештерү  куәте  республика   аграрийларының заявкаларын тулысынча  тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Әйтергә кирәк, югарыда күрсәтелгән энтомофагларны уртак куллану үсемлекләр корткычларына каршы  көрәштә 90  процентка кадәр нәтиҗәлелек  ирешү  мөмкинлеге бирә. Кайбер мәгълүматларга караганда,   2 мең баш габробракон бер гектар мәйданда барлык корткычларны юк итә ала. Өстәвенә, энтомофагларны куллану  отышлы. Традицион агрохимпрепаратлар белән чагыштырганда энтомофаглар кертү хезмәте 1,5 тапкыр арзанрак.

«Россельхозцентр»ның БР  филиалы Биология системасында перспективалы юнәлешләрнең берсе буларак энтомофаглар җитештерү өлкәсендәге  фәнни  эше өчен   өчен  «Агрокомплекс» форумында    I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.