Башкортстан киңлекләрендә елгаларда су күтәрелә башлаган

Башкортстан киәлекләрендә язгы ташкын башланган. Яңавыл районы Тутар Урадысы авылы янында соңгы ике тәүлектә Бүә елгасы 59 сантмиетрга күтәрелгән.

Аномаль һава шартлары  Агыйдел бассейны  елгаларына тәэсир итә.    Күпчелек елгалар боздан ачылган.

Инзер елгасындагы Азово гидрологик постында  боз тыгыны да күзәтелгән.

Барлык постларда да суның беркадәр күтәрелүен билгеләгәннәр. Әлегә ташкынның иң югары  дәрәҗәсе Яңавыл районы  Татар Урадасы авылы тирәсендә Бүә елгасында теркәлгән. Анда соңгы ике тәүлек эчендә елга 59 сантиметрга күтәрелгән.

Урал елгасы бассейны елгаларында боз тулысынча китмәгән әле.

Башкортстан Республикасы территориясендә елгаларның боздан иртә ачылуы  моңа кадәр  1995 елда  күзәтелгән булган.