Балтач урамнарында куркыныч эт йөри

Балтач урамнарында иркенләп  йөргән ау эте җәяүлеләргә шом салган.

22 март иртәсендә WhatsApp  мессенджерында    Иске Балтач урамында  токымлы, зур эт иркенләп йөрүе турында  хәбәр таралды.

“Узган елның көз көннәрендә сыерга ташланган эт түгелме икән бу?”...

“Эшкә барганда урамда күреп калдым да, куркудан бер ихатага кереп качтым”, кебек сүзләр яздылар.

Фоторәсемгә караганда бу урта азия овчаркасына охшап тора.  Бу этнең Иске Балтачның икенче микрорайонында электән дә күренгәне бар иде.  Аны алабай токымлы эт дип тә йөртәләр. Бүре авында кулланыла торган эт ул.   Күрүчеләр сүзләренә караганда, эт    агрессив кебек түгел. Ләкин ул сәбәпсез дә өрә. Калдыклар ташлау өчен урнаштырылган контейнерлар тирәсендә йөри.

Узган елның 20 октябрендә сыерга ташланган эт түгел бу. Моны ул питбультерьер  хуҗасы раслады.

“Бүген урамда йөргән эт алабай токымлы, безнең этләр питбультерьер. Төсендә үк аерма бар. Безнең этләр сары төстә түгел. Бик астында асрыйбыз. Яннарына балаларыбыз да керә алмый,”—дип җаваплады   питбультерьер  хуҗасы “Балтач таңнары” хезмәткәре кызыксынгач.